Татарстан журналистлар берлегендә безнең коллегабыз, язучы, шагыйрь һәм рәссам Дания Гайнетдинованың күргәзмәсе эшли башлады. Күптән ясалган рәсемнәрдән тыш, тамашачыга ике атна элек ясалган эшләр дә тәкъдим ителде. Күргәзмәдә безнең хәбәрчебез дә булып кайтты.
90 еллардан Дания Гайнетдинова рәсемнәрен илебездәге төрле күргәзмәләрдә, шулай ук Франциядә һәм Төркиядә дә күрергә мөмкин иде. Бу юлы тамашачыларга 21 рәсем тәкъдим ителде, Дания Заһриевна уз күңелендәге хис кичерешләрен пумала белән киндергә күчерә.
Дания Заһриевна рәссам гына түгел. Ул әле шагыйрь да, Татарстан дәүләт радиосында төрле тапшырулар әзерли.Халкыбыз арасында танылган шәхес кечкенә чагыннан сәгатькә тартылган һәм бүгенге күргәзмә аның сәләтен бәяләргә мөмкинлек бирә.
Рәссамның “Сихри дөнья” дип исемләнгән күргәзмәсе Татарстан журналистлар берлегендә 15 апрельгә кадәр үз эшен дәвам итә.
Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.