Татар китабы йортындагы татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында Дәрдемәнд истәлегенә багышланган “Видагъ” күргәзмәсе үтә. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
2021нче елда татар халкының иҗтимагый-мәдәни тормышында зур урын алып торган Дәрдемәнд-Закир Рәмиевның вафат булуына йөз ел тулды. Әдәбиятыбызның классик шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, сәнәгатьче һәм хәйрияче Закир Рәмиевнең тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә эшли башлады. Аның октябрьдә үткәрелүе дә бик үзенчәлекле.
Дәрдемәнд белән бәйле булган документаль чыганаклар, фото һәм шәхси әйберләрне әлеге күргәзмәдә күзәтергә була. Шулай ук, ел дәвамында музейда Дәрдемәнднең тормышына һәм иҗатына багышланган лекцияләр үткәрү дә каралган.
Искәндәр Гыймалтднов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.