15 апрель – сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны искә алу көне. Бөек шагыйрь истәлегенә күп төрле чаралар уздырыла.
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры шушы һәм апрельдә Тукайның туган көненә багышланган чараларга багышланды. Габдулла Тукай әдәби музее җитәкчесе Гүзәл Төхвәтова шагыйрь иҗатын һәм яшәешен чагылдырган яңа табылдыклар, тематик күргәзмәләр, экскурсияләрне оештыру тәртибе турында сөйләде. 2021 ел ахырында нәшер ителгән Мәҗмугаи китабының үзенчәлекләренә тукталды, безнең кайбер сорауларга да ачыклык кертте.