Башкалабызның нәкъ үзәгендә урнашкан Каюм Насыйри музее кайсы вакытта килсәң дә, кунакчыл кабул итә. Хәтта шәһәр гөрелтесеннән талчыккан кешегә утырып ял итәргә дә була анда. Мәшһүр галимнең хезмәтләре белән ашыкмыйча гына танышырга мөмкинлек бирәләр.
Музей Насыйри яшәгән дәвернең рухын китапларында, кульязмаларында саклый. Шулай ук аның чордашлары, замандашлары эшчәнлеген дә яктырта.
Каюм Насыйриның 40 тан артык хезмәте дөнья күрә. Аның байтагы музейда да урын алган.Татар дөньясына 19 гасырда дөньяви фәннәрне кертеп җибәрүче дә, 24 ел буена халыкны календарь белән тәэмин итеп торучы да Каюм Насыйри була. Хәзерге заман күзлегеннән чыгып караганда ул календарьлар фәнни альманах булып санала ала.
Якын көннәрдә музей үзенең кайбер экспонатлары белән телевизор караучыларны да таныштырырга җыена. Махсус сәхифәне Татарстан телевидениесы аша “Хәерле көн,Татарстан!” тапшыруларында карап булачак.
Эльмира Нуруллина, Таһир Хәсәнов.