Вәфирә Гыйззәтуллина исемендәге музыка мәктәбе укучысы Милана Хәмзина. Шушы көннәрдә ул “Tatarstan.ru” Идел буе эстрада осталыгы ачык конкурсында җиңеп чыкты. Камилә Гыйззәтуллина укучысы. Бердәнбер кызының уңышларын күреп Вәфирә апа бик сөенгән булыр иде. Камилә музыка мәктәбендә хор һәм вокал дәресләрен җитәкли. Биредә укыган һәр баланың уңышы укытучыларының фидакарь хезмәт нәтиҗәсе.
Берсенннән бюерсе сәләтле укучылары булган Музыкаль мәктәп Вахитов районының 5 нче лицее каршында эшли. Сәләтләрен ассызыклап әйтү юкка гына түгел араларында казан мэры степендиатлары да бар. 2014 елда мәктәпкә РСФСРның атказанган ,Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллина исеме бирелә. Ел саен җырчының туган көне атналыгы үткәрелә. 5 нче лицейеыңк сыйныф бүлмәсендә Вафирә апага багышланган кече музей да бар.
Вафирә апаның гомер һәм иҗат юлын әлбәттә мәктәп сыйныфы почмагы кысаларына гына сыеп бетәрлек түгел. Шулай да кызыклы истәлекләр шактый. Хәтта
Сагынырсыз әле кызыгызны,
Сандугачка мине тиңләрсез.
Вафирәдәй безнең гөлләр, диеп,
Елый-елый сулар сибәрсез,-
дип язып калдырган шигырьләре дә бар. Ул үзе дә бит Бөркет йөрәкле сандугач булып халык күңелендә саклана.