15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулу уңаеннан Татарстан Милли музеенда «Моабит дәфтәрләре» көне билгеләп үтелә. Бу хакта Милли музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.Көндезге сәгать уникедә легендар шагыйрь тарафыннан фашист тоткынлыгында язылган «Моабит дәфтәрләре», Милли музей фондларыннан тантаналы төстә алып чыгарылачак.
Могҗизалы төстә сакланып, безгә килеп ирешкән Берлинның «Моабит» төрмәсендә иҗат ителгән шигырь кулъязмалары — музейның иң кыйммәтле экспонатларыннан берсе. Елга бер тапкыр — 15 февральдә Казан халкы һәм кунакларының уникаль тарихи шигырьләрне күрү мөмкинлеге бар. Традиция буенча, тантана вакытында «Җәлил укулары» халыкара шигырь укучылар әдәби конкурсында җиңүчеләр башкаруында Җәлилнең шигырьләре төрле телләрдә яңгыраячак.