Буа районының Боерган авылында чуваш әдәбиятына нигез салган Иван Николаевич Юркин музеенда халык мәдәнияте белән танышырга мөмкин. Танылган авылдашларының мирасын ничек саклыйлар? Бу хакта киләсе сюжетта.
120 еллык тарихы булган кирпеч йорт Боерган авылы үзәгендә урнашкан. Биредә чуваш язучысы Иван Юркин эшләгән. 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башында ул чуваш мәдәнияте тарихын яңадан торгызуда катнашкан.
Иван Юркинны чуаш әдәбиятының атасы дип атыйлар. Элеккеге Чуваш язуын югалтканнан соң, ул туган телендә нәфис әсәрләр иҗат итә башлаган беренче кеше була. Моннан тыш, Юркин халыкның гореф – гадәтләрен, телен өйрәнә -аның этнографик эшләре турында язучының туганнары белә.
Юркин туган ягында милли биюләр, туй, йола җырларын, әкиятләр, табышмакларны җыя. Үз хезмәтләрен китап итеп тә бастыра – хәзер алар Чуваш дәүләт архивында саклана. Язучы һәм аның иҗаты турындагы истәлекне барлык авыл халкы да хөрмәтли.
Иван Юркин 1943 елда вафат була. Аны Сембер шәһәрендә җирлиләр. Ә аның йорты музей һәм авылның мәдәни тормышы үзәгенә әйләнә.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров,Татарстан яңалыклары, Буа районы.