Зифа Басыйрова истәлеге мәңгеләштерелде. Казанның Татарстан урамында 16нчы йорт фасадына ТАССРның атказанган артисты Зифа Басыйрова яшәгән йортка мемориаль такта урнаштырылды. Истәлек тактасы кую чарасында Ләлә Зәйнуллина булып кайтты.
Мемориаль такта республиканың Мәдәният министрлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән берлектә куела. Истәлек тактасы үзенчәлеклә итеп – ике як урамга карап тора.
Зифа Басыйрованың тормыш юлы гаять авыр, катлаулы булуга карамастан, ул үз кыйбласын югалтмый. Халыкчан җырлавы белән милләте күңеленә кереп кала.
Зифа Басыйрованың бакыйлыкка күчкәненә инде 45 ел узган. Эмма халкы аны онытмый.Зифа Басыйрова иҗат юлын драма театры сәхнәсендә башлый. Филармонияга җырчы булып килә. Аның башкаруында “Рамай” , “Су буйлап” ,”Басыр” җырлары өлкән буын тамашачылар күңеленә уелган. Шулай да Зифа Басыйрова иҗатына вакытында тиешле бәя биреп тә җиткерелми.
Ничә буын җырчылар аның җырларыннан өлге алып, җырлау үрнәген тәрбияли.
Зифа Басыйрова оптимист, авырлыклар алдында һич баш ими. Туачак баласы булуы аны репрессия корбаны итүдән коткарып кала.
Мемориаль тактаның авторы, скульптор – Зөлфия Мөхәммәтҗанова. Ул Зифа Басыйрованың җырларын тыңлап, хезмәтен моңлы сандугачка тиңләп иҗат итә.
Ләлә Зәйнуллина, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.