Якты киләчәкне сәясәтчеләр кайгырта, якты үткәннәрне-тарихчылар, ә якты бүгенгене журналистлар кайгырта, дигән бер фикер иясе. Без тормыштагы бүгенге хәлләр турында сөйләшергә журналист-галимне чакырдык.
Васил Заhит улы Гарифуллин, 1961 елның 1 октябрендә Саба районының Югары Кибәхуҗа авылында туа. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1983 елны университетны кызыл дипломга тәмамлап, Татарстан телевидениесендә эшли башлый.Анда өч ел эшләгәннән соң, аспирантурага укырга керә. 37 яшендә университетның татар журналистикасы кафедрасы мөдире итеп сайлана. Тагын ике елдан профессор була. 2002 елда журналистика, социология hәм психология факультеты деканы итеп сайлана. 2018 елдан алып Казан университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр hәм гаммәви бәйләнешләр институтында кафедра мөдире.Россиянең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.