Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле фән эшлеклесе, әдәбият галиме, текстолог Зөфәр Рәмиевкә 85 яшь тулуга багышланган «Олы галим, зыялы шәхес» дип исемләнгән әдәби чара узды. Тулырак Ләлә Зәйнуллина язмасында.
Зөфәр Рәмиев фәндә XX гасыр башы татар классик әдәбияты тарихы һәм текстологиясе юнәлешен алып бара, дистәләрчә мәкаләләр яза, китаплар нәшер итә. Галимнең фәнни редакторлыгында басылып чыккан Тукайның академик алты томлыгы – татар әдәбияты белеме, текстология фәненең җитди казанышы.
Зөфәр Рәмиевнең Тукайны өйрәнү фәненә керткән олы хезмәте – узган гасырның 90 нчы еллар урталарында туплый башланган Тукай энциклопедиясе 2016 елда дөнья күрә. Шулай да Тукай иҗаты әле өйрәнелеп беткәнме?
Кичәдә галимнең фикердәшләре, якташлары, бергә эшләгән хезмәттәшләре катнашты.
Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты озак еллар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре булып эшли. Яшьләрне фән дөньясына алып керүгә зур көч куя, аның җитәкчелегендә фәнни диссертацияләр яклана.
Кичәдә әдәбият тәнкыйтьчеләре, артистлар да чыгыш ясады.
Ләлә Зәйнуллина, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.