Быел галимнәр Бәчек авылы тарихын кабат өйрәнеп анда татар укымышлысы Минһаҗетдин Сәйфулла улы Җәбәли тууын ачыклады. Авыл елязмасы шөкер дәвам итә.
Бәчек авылы мәчете имамы, Түбән Урысбага җирлеге башлыгы
Авылга нигез салучыларга, дога өмет иткән әрвахлар рухына корбан ашаы уздыру да савалы гамәл.
Авыл күрке мәчет дибез, аны манарасы ерактин ук күренеп авылга иман нурлыры иңдерә.
Бәчектә дә ел саен диярлек авыл халкы өчен бәйрәм оештырыла , быелгысы аеруча истәлекле Бәчеккә нигез салынуга 810 елга тулуга багышланды. Өйлә намазыннан соң халык үзәк мәйданга юбилей бәйрәменә юл алды.
Күптән очрашмаган сыйныфташларны да, читтән кайткан авылдашларны да бер мәйданга җыя авыл көне.
Үзәктә бәйрәм мәйданы булса, бер почмакта Милли Ашлар тәкъдим иткән «Бавырсак Пәрәмәч» остаханәсе. Нәкъ үзебезчә, халыкчан алып бара дип мактады авыл халкы концерт программасы белән килгән Татарстан Республикасының атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповларны.
Авыл тоткасы кем дип уйлыйсыз, әлбәттә көтүче . Әнә бит чыбыкысын ничек шартлата.
Оештыручылар актив авыл эшчәннәренә бүләкләр тапшырды. Бәйрәм барышында төрле мавыктыргыч уеннар да уйнатылды. Ялындырып торучы юк.
Мәйданда гөж килүчеләр Бәчектә яшәүчеләр санын биш тапкырга арттырды, ә бу исә күрергә теләп, хөрмәтләп тирә –күрше авыллардан кунаклар да килгән дигән сүз.
Авылны яратам дип кабатлап кына аны исбатлап булмый яратасың икән анда яшәргә кирәк. Шул очракта гына анда хәрәкәт, тормыш бар.
Мөршидә Җиһан, Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары. Яшел Үзән районыннан.