Апрель ае – Тукай ае. Нәкъ менә бу айда бөек шагыйребез истәлегенә багышлап төрле чаралар уздырыла, ә инде 26 апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия булучыларның исемнәре билгеле булачак. Быел әлеге дәрәҗәле премиягә 19 кандидат дәгъва кыла.
Татарстан дәүләт телевидениесының милли тапшырулар бүлеге сезне, хөрмәтле тамашачыларыбыз, кандидатлар белән таныштыруны дәвам итә.
Риф Хоббулла улы Гатауллин – 1950нче елның 25 февралендә Югары Ослан районы Яңа Болгар авылында дөньяга килә.Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлый. Студент елларында ук җырлар язу белән мавыга. 1988 нче елда Риф Гатауллин Консерваториянең композиторлык бүлегенә укырга керә. 1991 елда Халык иҗаты һәм агарту эшләре буенча фәнни-методик үзәк каршында һәвәскәр композиторлар оешмасын хәзер ТР «Барлау» һәвәскәр композиторлар берлеге иҗтимагый оешмасын оештыра һәм шушы көнгәчә аның алыштыргысыз рәисе булып тора. Сак-сок бәете симфоник әсәре, Шүрәлеләр үч алмый, Исемсез утрауда , Пар күгәрченнәр кебек спектакльләрнең музыка авторы.Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Россия һәм Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы, Барлау композиторлар иьтимагый оешмасы рщисе Риф Гатауллин музыкаль җыентыклары өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә.
Язгы кояш нурын, җылысын сипкәндә – елмаегыз! Бүгенгә шулар иде. Мин Айзилә Батырханова һәм тапшыруыбызның иҗат төркеме сезнең белән саубуллашабыз. Тапшыруыбызны Риф Гатауллин көенә, Җәүдәт Сөләйманов иҗат иткән җыр белән тәмамлыйбыз.