Габдулла Тукайга багышланган күпсанлы чаралар арасында флеш-моб дигән заманча алым популярлашып китте. Казан универститетының Аһәң студентлар хоры “Минем Тукай — 135” дип аталган флешмоб башлап җибәрсә, Габдулла Тукай исемендәген Татар дәүләт филармониясе «Шүрәле» әкиятен укуга старт биргән иде. Шулай ук чит төбәктә яшәүче татарлар да, Татарстан артистлары белән берлектә Габдулла Тукайга багышлап быел ике юнәлештә флеш-моб әзерли. Ниндиләр икәнен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан белешеп кайтты.
Быел флеш-моб өчен Габдулла Тукайның Пар ат җырын сайлаганнар. Габдулла роле Рөстәм Асаевка тапшырылган.
Чит төбәктә яшәүче татарларның монды й чараларда беренче генә катнашуы түгел. Алар бик теләп, бу эшкә җитди итеп алына.
Чехиядән Кыям Курмакаев үзенә бирелгән кучер ролен бик тә ошаткан .
Үзбәкстанда яшәүче миилләтәшебез Фирүзә Хәйдәрова да образга керергә тырышып, хәтта атка атланган.
Шулай ук Пар ат җырында Татарстан җырчылары да катнаша.
Бу чарага “Анталия татарлары” оешмасы вәкиле Оксана Назарова нигез салган. Ул инде аны беренче тапкыр гына үткәрми. Аеруча безгә Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов хәерхаклы , һәрвакыт ярдәм итә дип рәхмәтләрен җиткерде.
Шулай ук “Татармультфильм” төшергән әкияткә нигезләнеп Туган тел шигыренә балалар флеш-мобы да әзерләнә.
Әзер “Парт ат” җыры һәм Туган тел шигыре клиплары тамашачыга 26 апрельдә тәкъдим ителә.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары