Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең бере — Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә. Саба районының Яңа Мичән авылында Зариповлар гаиләсе гомер итә. Тормышларының бәрәкәтле, имин булуында алар Әниләренең хәер – фатихасында дип саныйлар. Тулырак алдагы язмада.
Ил көнгә игелекле һөнәр иясе булган әтиләре механик, әнисе укытучы булган гаиләдә 3 бала үсә. Әниләре Гөлнара авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан балаларга белем бирә. Бу нигезнең иң өлкән кешесе Рәкыя апа. Аңа быел 80 яшь тулган. “Әни йортның тоткасы да, йозагы да”, — ди килене.
Эштән курыкмау кебек асыл сыйфатларны Ракыя апа балаларында үзе тәрбияли. Тормыш аны яшьлегендә хезмәт белән генә чыныктыра. 21 яшендә Тимершыктан Яңа Мичәнгә килен булып төшкәннән бирле баш күтәрми бил бөгә ул.
Хезмәт елларының матур нәтиҗәсе – Татарстанның атказанган терлекчесе исеме. Лаеклы ялга киткән елында иң күп сөт сауган һәм иң күп бозау алганы өчен шулай бүләклиләр аны.
Яшьлеге менә шулай авыр хезмәттә үткән ананы бар рәхәте картлыгында көткән икән. Кече улы Дамир гаиләсендә бик кадерле булып гомер итә ул. Олы малае Данис Алабугада яши. Авылга еш кайталар. 5 онык, 1 оныкчык Зариповларның нәсел дәвамчылары. Әниләре — әбиләре аларны бервакытта да догаларыннан калдырмый, намазы саен ихлас теләкләрен тели.
Гөлнара һәм Дамир Зариповлар гаиләсендәге өч баланың барысы да сәнгатькә тартылганнар. Җыр, бию белән талантларын үстерәләр.
Олы уллары Гадел Казанда, студент. Быел гына Казан федераль университетына кергән, теш табибы һөнәрен сайлаган. Ә менә Гаделия яратып рәсемнәр дә ясый. Җырларга яраткан Газиз укуда да алдынгы.Инглиз теленнән яхшы өлгерә.
Авыл менә шундый талантлы балалары белән өметле. Аларга гомер биргән әти-әниләр үзләре дә авыл сагында торучылар. Биредә төпләнеп калып, нигез корган Дамир да язмышына рәхмәтле булып яши.
Эше барның ашы бар. Зариповларның эшләре дә, гамәлләре дә табын артында уртага салып сөйләшенә. Гаиләнең бергә җыелган бу мизгелләре аларны тагын да якынайта. Яшәү менә шулай Дәү әни кайгыртуы, әти-әни яратуы белән кадерле.
Ләлә Зәйнуллина, Райлә Галәвина, Рөстәм Хәлилов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.