Июль — ял чоры. Кемнәр ялда, барчагызга да рәхәт, күңелле яллар телибез. Ә менә балаларның җәе лагерьларда, яисә авылда әби-бабайларда кунакта уза. Бу исә туган телебезне камил үзләштерү өчен искиткеч шәп мөмкинлек. Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова да әнә шулай җәйге ялларда дәү әнисенә кунакка кайтканда татар телен өйрәнә. Моңлы татар җырлары да аның күңеленә әнә шул чакта кереп кала. Тел ачкычын тапкан замандашыбыз Алинә Шәрипҗанова белән хәбәрчебез Әлфия Хәбибуллина әңгәмә корды. Алдагы минутларда шуны карарга тәкъдим итәбез.
Туган телебезнең киләчәге безнең кулларда. Татарча уйлыйк, татарча сөйләшик, тыңлыйк һәм яратыйк!