Шушы көннәрдә генә тенор тавышлы җырчы, Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Зариф улы Ильясов каберенә таш кую мәрасиме булып узды. Әлеге чарада безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов һәм Искәндәр Төмәнев тә булып кайтты.
Рафаэль Ильясов — татар җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе. Аның иҗаты Татарстанның алтын фондына кертелгән. Аның башкаруындагы бик күп җырлар татар җыр фольклорының эталонына әйләнде.
Рафаэль Ильясов 1939 елның 28 апрелендә Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында туа. Казан музыка училищесында укый. Казан дәүләт консерваториясенең оркестр факультетында(гобой уен коралы буенча) белем алып, оркестр артисты һәм укытучы квалификациясен ала. Пермь опера һәм балет театры оркестрында эшләп чыныгу ала. Шуннан соңгы тормыш һәм иҗат юлы Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясе баш мөхәррире вазифасында үтә.
Рафаэль Ильясов татар музыкасын пропагандалау буенча актив музыкаль-җәмәгать эшчәнлеге алып бара. Милли башкару сәнгате үсешенә зур өлеш кертә, Татарстанның танылган музыкантлары һәм җырчылары башкаруында татар җырларыннан, татар композиторларының әсәрләреннән фонд язмалары туплый. Авторлык проектлары арасында: «Осталык һәм остазлык», «Музыкаль редакция почтасыннан» исемле программалары, шулай ук танылган музыкантлар һәм җырчыларның иҗатына, тормышына багышланган аерым тапшырулары бар.
Радио эшчәнлеген актив концерт эшчәнлеге белән бергә алып бара. Вокаль башкаручы буларак зур популярлык казана. Җырчының бай репертуарына татар халык җырлары, композиторларыбыз әсәрләре керә.
Кабер ташы ачылу чарасында артистның коллегалары, якын туганнары, дуслары, яраткан тамашачылары катнашты.
Динә Нәҗметдинова, Фәннур Хәсәнов, Искәндәр Төмәнев Татарстан яңалыклары