Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Сабан туе бәйрәме белән котлады — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Татар йөзе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Сабан туе бәйрәме белән котлады

11.06.2022
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Сабан туе бәйрәме белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туе бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.
«Кадерле татарстанлылар!
Халкыбызның иң яраткан, иң көтеп алына торган ямьле бәйрәме – Сабан туе уңаеннан сезне чын йөрәктән тәбрик итәм!
Ерак бабаларыбыздан бүләк булып, игенченең хезмәтен олылау, кыюлыкта, җитезлектә һәм осталыкта ярышу, гадел бәйге асылын тәшкил иткән бу бәйрәм табигатьнең яшәрүен, татар халкының юмартлыгын һәм кунакчыллыгын гәүдәләндерә. Сабан туе каһарманнарына – авылларның уңганнарына, зирәк һәм олпат аксакалларыбызга, билбирмәс батырларга зур игътибар һәм ихтирам күрсәтәбез. Мәйдан уртасында калкып торган биек, шома багана очында бер-берсенә уралып җилфердәгән төрле төстәге тасмалар шикелле, Сабан туенда да күп гасырлар дәвамында туплана килгән милли гореф-гадәтләребез һәм заманча мәдәни юнәлешләр бергә үрелә бара.
Татарлар өчен Сабан туе – туган нигез белән җанлы бәйләнеш ул. Туган йорт хакындагы җылы хатирәләр, сихри курай моңы сыман, һәркемнең күңелендәге иң нечкә кылларга килеп кагыла.
Безнең заманда ата-бабаларыбыздан килгән туган телебезне һәм гаилә учагын олылау, төрле милләт һәм дин вәкилләренең дус-тату яшәү нигезләрен ныгыту кебек кыйммәтләрне саклау һәм үстерү аеруча мөһим. Сабан туен илебездә яшәүче барлык халыкларның һәм этник берлекләрнең мәдәни үзенчәлекләрен җуймау максатын күздә тотып игълан ителгән Россия халыкларының мәдәни мирасы елында бәйрәм итү үзенчәлекле мәгънә төсмере ала.
Быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган киң колачлы чаралар уздырылды. Бу тарихи вакыйга татар мәдәниятенә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, көндәлек тормышына зур йогынты ясады. Иманлы ата-бабаларыбыздан олы мирас итеп туган җиргә чиксез бирелгәнлек, дини-әхлакый хәзинәләр, бай рухи һәм матди мәдәни ядкәрләр калдырылган.
Сабан туе һәркемгә халкыбызның бай тарихы, мәдәнияте белән якыннан танышу мөмкинлеге бирер, туганнары һәм дуслары белән очрашу-күрешү шатлыгы, якты тәэсирләр бүләк итәр дип ышанам.
Сезгә ихластан күңел күтәренкелеге, бәхет, иминлек һәм тынычлык телим. Бәйрәм мөбарәк булсын!» диелә котлауда.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Кыр эшләре соңара

Татарстанда язгы чәчү эшләре тәмамланды

Минтимер Шәймиевне юбилее белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Көне уңаеннан котлавы

Рөстәм Миңнеханов һәм Хөснуллин М12 трассасындагы эш барышын бәяләде

Рөстәм Миңнеханов һәм Хөснуллин М12 трассасындагы эш барышын бәяләде

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+