Татарның йөзек кашы — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Мәдәният

Татарның йөзек кашы

25.07.2024
Татарның йөзек кашы

Чистай районында күренекле татар язучысы, публицист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Гаяз Исхакиның вафатына 70 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәл утырышы оештырылды.

Новости СМИ2

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чистай районы мөхтәсибәте – ислам үзәгендә, татар язучысы, публицист, журналист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәл утырышы оештырылды. Чарада хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов та булып кайтты.
Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулу уңаеннан оештырылган Түгәрәк өстәлнең исеме «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» дип аталды һәм ул Чистай районының Яуширмә авылында башланып китте. Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә бер төркем язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, Чистай районы вәкилләре катнашты.

Кунакларны авылның тарихи бинасында эшләп килүче тарихи-мемориаль һәм этнографик комплексы алдында каршы алдылар. Кызганыч, Яуширмәдә әдипнең әтисе Гыйләҗетдин хәзрәтнең йорты сакланмаган. Бу ике катлы бина 1870-80 елларда Сәйфетдин байның кибете итеп ачылган. Сәйфетдин байга Гаяз Исхакыйның бер туган сеңлесе Фәридәбану кияүгә чыга. Аның сеңлесе янына бирегә берничә мәртәбә килгәнлеге мәгълүм. Заманында шушы ике катлы бинаның беренче катында кибет, икенчесендә кунак бүлмәсе булган. Совет хөкүмәте вакытында биредә кибет халыкка хезмәт иткән. Музейда Гаяз Исхакыйның – авыл, Чистай, Казандагы татар укытучылар мәктәбендә укуы, андагы даирә турында бай мәгълүмат бар. Экспозицияләр әдипнең иҗтимагый сәяси эшчәнлеге, төрмә һәм сөргеннәрдә уздырган гомере, «Таң йолдызы», «Ил», «Сүз» газеталарын чыгаруы хакында сөйли. Әдипнең үзе исән вакытта басылып чыккан китаплары, фоторәсемнәре һәм шәхесенә, иҗатына бәйле документларның төп һәм күчермә нөсхәләре дә саклана. Шунда ук Г.Исхакыйның эш өстәле, шәхси әйберләре дә урын алган. Татар халкының йөзек кашы, горурлыгы булырдай әлеге тарихи-мемориаль һәм этнографик комплекс хәзерге көндә яңадан төзекләндерүгә, заманча үзгәртеп коруга мохтаҗ.

«Чистай – татар дөньясына иң күренекле зыялы татар шәхесләрен тудырган бишек. Гаяз Исхакый үзенең бөтен аңлы гомерен милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуга, аның иминлеге һәм якты киләчәге өчен көрәшүгә багышлаган шәхес. Милли идея нигезендә дөньяга сибелгән милләттәшләрен берләштерү белән үстерүне киләчәк буыннарга иң мөһим милли бурыч итеп калдыра. Бүгенге көндә аның эшләре, заманында әйтелгән фикерләре, сүзләре актуаль булып тора.

Чараны Татарстан Язучылар берлеге, Татарстанның Чистай районы, Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы», «Чистай җирлекара үзәк китапханәсе Яуширмә авылы җирлеге җитәкчелеге белән берлектә оештырды.

Новости СМИ2

Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Хәерле көн, Татарстан! (13.05.24) Әңгәмәдәш — Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов

Хәерле көн, Татарстан! (25.07.24) Әңгәмәдәш — Илфак Хафисов К. Тинчурин театры артисты

Яңалыклар (24.05.24)

Яңалыклар (25.07.24)

Шигъри сәхифә

Шигъри cәхифә

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+