“Шәхри Казан” газетасының саргаюы чиктән ашты- ул бу атнада калын санының беренче битенә этләр турындагы язманы чыгарып биргән. Әйе, шәхәр этен асрауга күпме акча китүен ачыклаган газета хәбәрчесе. Нишләмәк кирәк, кеше кадере булмаган җәмгыятьтә шул эт –кешенең тугры дусты дип күңел юатырга гына кала торгандыр инде.
Ә “Нишләргә соң?” дигән сорауга “Мәдәни җомга” газетасы “ҮЗ-үзеңне җиңеп яшәр өчен, Рухи саулык кирәк иң элек!” дигән шигырь юллары белән җавап биргән. Бу газетада hәрберебезгә рухи азык булырлык язмалар байтак . Шундыйлардан- тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның җан авазв булып яңгыраган “Дастаннар да мәктәпләргә кайтсын!” язмасы. Автор Татарстан мәктәпләрендә бүген халык дастаннарына урын бирелмәвенә сызланып яза. Укучыларга уйланырга урын калдыра торган икенче бер саллы язма-“Борынгы бабаларыбыз кайдан?” дип атала. Тагын бер күренекле галимебез-тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин икенче бер олпатыбыз-профессор Марсель Бакировның фән өлкәсендә вакыйга булган яңа китабы белән таныштыра.
Хәзер интернат аша нәрсә генә эшләмиләр-танышалар, табышалар, табыш алалар, дәвалыйлар…”Ватаным Татарстан” газетасы шуның соңгысы- читтән торып дәвалауның куркыныч яклары турында язарга булган. Онлайн даруларның нәрсәгә китереп чыгаруы турындагы язма күпләребезнең күзен ачар дип уйларга кирәк.
Газетада игътибарны җәлеп иткән тагын бер язма- 12 тел белгән урыс егетенең “Татарский с нуля” дигән дәреслек әзерләве турында. Яшь галимне Казандагы фәнни үзәккә эшкә дә чакырганнар икән. Алты ел буена татарча өйрәнгән Максим Кузнецов турында укыганда:”Була бит татарчага өйрәнеп!” дип кычкырасы килә бөтен җиhанга.
“Ватан hәм бурыч” дигән язмада соңгы вакытта телгә кергән татар егете Рөстәм Гатинның тормыш фәлсәфәсе белән танышырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, Донбасста авыр хәлдә калган кешеләрнең тамагын туйдыру эшенә тәвәккәлләгән Чаллы егетенең фикерләре хөрмәт уятырлык.
Әлеге язма янәшәсендә гомере буе журналистика өлкәсендә эшләгән тагын бер олпат шәхесебез-Асия Юнысованың да кыю, туры сүзләре күпләрнең күңеленә хуш килгәндер.
Укудан, фикерләүдән hәм яхшылык эшләүдән тәм табып яшәргә язса иде дигән теләктә, бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!