Чыгарылышыбызны татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифә белән дәвам итәбез.
Бу елның беренче гыйнвар ае да тәмамланды.Гыйнвар ае халкыбызга шактый күренекле шәхесләрне бүләк итте. Алар арасында легендар җырчылар, композиторлар, язучылар булды. Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев әдәбияттә, шигрияттә аерым бер урын алып тора.Аның быел тууына 90 ел тулды.
Аның тормышы һәм иҗаты белән татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.