Татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган проектны дэвам итэбез. Аны татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты һәм Президент каршындагы татар телен һәм татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Бүген сүз, күпкырлы талант иясе, күренекле сәхнә остасы, язучы, тәрҗемәче Габдулла Шамуков турында. Һәм бу очраклы гына түгел, чөнки шушы көннәрдә аның тууына 113 ел тулган булыр иде.