Чыгарылышыбызны татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифә белән дәвам итәбез. Тиздән, ягъни 18 нче сентябрдә Татарстанның халык язучысы, драматург , публицист Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 99 ел. Киләсе елда күренекле язучының 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Гариф аганың һәр әсәре халыкның үзе турында. Аның иҗаты һәм тормыш белән тулырак профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.