Чыгарылышыбызны татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифә белән дәвам итәбез. Бүген 4 нче декабрь көнне, Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышы каһарманы Сибгат Хәкимнең тууына 112 ел.
Күренекле әдипнең күп кенә әсәрләре көйгә салынган, төрле халыклар телләренә тәрҗемә ителгән. Сибгат ага Хәким тормышы һәм иҗаты белән тулырак татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.