Чыгарылышыбызны татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифә белән дәвам итәбез.
Бүген сүз, бөек татар җырчысы, опера җырчысы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган аритсты Хәйдәр Бигичев турында.
Тиздән, ягни 16 нчы июнь көнне кабатланмас тавыш иясе, халкыбызның яраткан җырчысы Хәйдәр Бигичевның туган көне.. Исән булса, аңа 74 яшь тулган булыр иде. Күренекле җырчының тормышы һәм иҗаты белән, татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.