Чыгарылышыбызны татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифә белән дәвам итәбез.
Бүген сүз, күренекле нәфис сүз остасы, Россиянең һәм Татартсанның халык артисты, Габдула Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты- Айрат Арсланов турында . Бүген 10 нчы апрелдә аның туган көне, исән булса аңа 95 яшь тулыр иде. Айрат Арсланов башкаруында Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади такташ, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким һәм башка бик күп әдипләрнең үлемсез әсәрләре, безнең “Татарстан” телевидениесенең «Алтын фондында саклана. Айрат Арслановның тормышы һәм иҗаты белән, татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.