Чыгарылышыбызны татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифә белән дәвам итәбез.
Бүген сүз, партия һәм дәүләт эшлеклесе, дипломат Фикрәт Табиев турында. Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев турында республикада гына түгел, Россиядә дә белмәгән кеше юктыр.
Утыз бер яшендә партиянең Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булган һәм Совет хакимияте елларында республиканы егерме елга якын җитәкләгән олуг шәхес ул. Исән булса аңа быел, март аенда 95 яш тулган булыр иде. Фикрәт Табиевның тормышы һәм эшчәнлеге белән, татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.