Россиядә үз фәннәр академиясе булуы белән дүрт республика гына мактана ала – Башкортстан, Саха-Якутия, Чечня һәм Татарстан. 30 сентябрьдә Татарстан фәннәр академиясе оешуга 30 ел тула. Шул уңайдан Татар- информ матбугат агентлыгында Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре журналистлар белән очрашты.
Максатка ирешү юллары энә беллән кое казуга тиң булса, да алты томлы татар энциклопедиясенең тулы нөхсәсе әзер һәм бастырып чыгарылган. Ә бит милләтне җиһанга таныткан, аның җитлеккәнлеген дәлилләгән гыйльми эшләнмәләр арасында энциклопедия иң саллысы, иң күләмлесе.
1989 елда Татар энциклопедиясе бүлеге булып нигезләнгән оешма бүген төбәкне өйрәү юнәлешен дә алып бара. Ә бу исә тармак энциклопедияләре һәм башка фәнни басма-белешмәлекләр дә әзерләп нәшер ителә дигән сүз.
Татарстан Фәннәр академиясе канаты астында аеруча нәтиҗәле эшләүче Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре журналистларны гомуми эшчәнлектән тыш аерым юнәлешләр белән дә таныштырды. Алар арасында онлайн-энциклопедия, муниципаль берәмлекләрне чагылдырган проектлар бар. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе берлектә эшләнгән күренекле татар галимнәренә багышланган кыска фильмнар тезмәсе дә танылып килә. Һәрхәлдә ютуб канал аша караучылар саны көннән-көн арта.
Журналистларны күп телдә укытыла торган мәктәпләр өчен әзерләнгән дәреслекләр мәсьәләсе, атама һәм терминнарга кагылышлы, төбәк тарихын өйрәнүгә бәйле сораулар кызыксындырды. Очрашу барышында институтның tatarica.org сайты мөмкинлекләре дә күрсәтелде. Гомумән, белемне киң һәм тулы итеп бирүдә институтның өлше зур. Энциклопедия сүзе үзе дә бит нәкъ шулай тәрҗемә ителә.
Мөршидә Җиһан. Ленар Хәбибулилн Татарстан яңалыклары.