17 сентябрьдә Үзбәкстан башкаласы Ташкентта унынчы “Татар кызы” халыкара бәйгесенең финал ярышлары үтәчәк. Татарстан Мәдәният министрлыгы hәм Бөтендөнья татар конгрессы оештырган әлеге бәйге турында сөйләшү өчен без бүген студиягә үзе дә республика күләм ” Татар кызы-2019” бәйгесенең Гран-при иясе, бүген исә әлеге халыкара бәйге дирекциясенең хезмәткәре булып торган Азилә Әюпованы чакырдык. Әңгәмәне журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.