Бүгеннән башлап без айга бер мәртәбә, Казан Федераль университетының филология hәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре hәм студентлары тарафыннан әзерләнгән, тапшырулар циклын башлап җибәрәбез. Әлеге тапшыруларда милләтебезнең күренекле галимнәре, каләм ияләре, җәмәгать эшлеклеләренең тормыш юлы, эшчәнлеге белән танаштырып барырбыз. Бүген сүз, татар әдәбиятында аерым урын алып торган язучы-фантаст, шагыйрь hәм драматург, хәрби корреспондент Гадел Кутуй турында.