Гомер тәлгәшләрендә — кешеләр язмышы. Казанда күренекле язучы, әдәбият галиме, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллинның 85 яшьлек юбилеена багышланган кичә булып узды. Чарада әдипкә Татарстан Республикасы Рәисе карары белән Татарстан халык язучысы дигән мактаулы исем бирелде. Шулай ук, кичәдә танылган җырчылар, әдипнең дуслары һәм хезмәттәшләре чыгыш ясады. Тулырак, хәбәрчебез язмасында.
Тәлгат Галиуллин турында бик күп сөйләп булыр иде. Ул – татарның иң матур җәүһәрләренең берсе. Тормышын иҗатка, халкын дөньякүләм дәрәҗәдә танытуга багышлаган әдип. Аның әсәрләре шул дәрәҗәдә тормышчан ки, аларның теләсә кайсы буенча менә дигән кинофильм төшерергә мөмкин булыр иде.
Язучы – ул психолог та, Тәлгат Галиуллинның һәр әсәрендә акыллы киңәш, гыйбрәт табып була.
Татар язучылары арасында беренче тапкыр мафия темасын калкытучы да ул. Тәлгат Галиуллинның “Кияү” әсәре буенча сериал да төшерелгән.
33 яшьтә СССРның иң яшь ректоры булган Тәлгат Нәбиевичның кул астыннан берәм-берәм тәҗрибәле укытучылар чыккан. Алар хәзер дә остазларына рәхмәтле.
Юбилей кичәсе өчен Тәлгат Галиуллинның тормыш юлы сәхнәләштерелгән. Режиссер — Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, ә сценарийны Тәлгат Нәбиевичның хәләл җефете Зөлфия Солтан язган.
Төрки дөньяда танылган әдәбият белгечен Татарстан фәннәр академиясе алтын медаль бн бүләкләде. Шулай ук, Татарстан Республикасы Рәисе карары белән Тәлгат Галиуллинга Татарстан халык язучысы дигән мактаулы исем бирелде.
Әдипнең туган авылы Кычытканлыдан татар әдәбияты аксакалын зурлап, авылдашлары да килгән иде.
Ул – татар поэзиясенең иң дәрәҗәле тәнкыйтчесе. Кичәгә Тәлгат Галиуллинның иҗатын хөрмәтләгән барлык әдәбиятчылар җыелган иде. Саллы фикерле, зирәк язучының әсәрләре дә, тормыш тәҗрибәсе дә озак еллар яшь буынга үрнәк булып торыр әле.
Миләүшә Гыйльфанова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.