Гынвар ае Шиһабетдин Мәрҗани туган ай булу белән дә кадерле.
Гыйнвар ае — татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикер тарихында тиңдәшсез галим, фикер һәм акыл иясе Шиһабедин Мәрҗани тууы белән дә истәлекле. Мәшхүр шәхесне искә алу , аның фикерләрен киң җәмәгатьчелеккә таныту чараларыннан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт дип Шиһабетдин Мәрҗанигә бирелгән Габдулла Тукай бәясеннән дә төгәле әлегә юк шикелле. Казанның Яңа бистә зиратында Мәрҗанине искә алып, дога кылу мәрасимендә дә шул хакта искәртелде. Татар милли, дини, фәлсәфи мирасын баетуга керткән өлешен барлау өчен Мәрҗани турында сөйләшү түгәрәк өстәл янында дәвам итте.
Түгәрәк өстәл Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты әһелләре белән берлектә оештырылган
Тормышы һәм иҗаты белән үзен фәлсәфәче, тарихчы, дини ислахчы, мәгърифәтче итеп, алай гына да түгел этнограф та, археограф та, шәркыят галиме һәм мөгаллим дә итеп танытты. Әмма әлегәчә Мәрҗанине тулысынча ачып бетергәнебез юк дип белдерде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Мәрҗани хәзртәтләренең исемен мәңгеләштерү максатыннан шактый эзлекле эш алып барыла. Һәйкәле ачылды, аңа багышланган ел игълан ителде. Махсус фильмнар әзерләнде. Әйтик, “Шиһап хәзрәт” документаль фильмы замана яшьләренә Мәрҗанине яшьләрчә аңлатылырга алынган адым.
Әлеге сөйләшү Мәрҗанига багышланган вәгазьләр артуга да бер этәргеч. Казан мәчетләреннән махсус чакырылган хәзрәтләр өчен мәгълүмат җитәрлек.
Түгәрәк өстәл барышында тәкъдимнәр дә кабул ителде. Киләчәктә Мансур хәзрәтнең Мәрҗани яшәгән йортны музей итәргә нияте бар.
Мөршидә Җиһан, Искәндәр Төмәнов .Татарстан яңалыклары.