Шамаил ул – каллиграфия һәм декоратив алымнар бергәлеген тәшкил иткән үзенчәлекле мөселман сәнгате. Шамаил татар халкына гына хас менталитетны, милләтнең рухи байлыгын, дөньяви карашын чагылдыра. Хәзерге көндә шамаилләр язу традициясен дәвам итүнең яңа юлларын төрле рәсми һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә барлау мөһим. Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган “Шамаилләр”күргәзмәсен безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов тә карап йөрде.
“Шамаил” термины “сыйфатлы, дәрҗәле” дигән мәгънәне аңлата. Ә Иранда ул, фарсычадан “изге сурәт, портрет, икона”- кебек мәгънәләрне белдереп, сәнгатьнең бер төрен атаучы термин буларак та очрый. Шамаилне декоратив сәнгать төре, дип әйтә алабыз, аның нигезендә каллиграфия ята. Тарихтан мәгълүм, 19 нчы гасыр башы һәм 20нче гасыр ахырында кулдан язылган, ясалган шамаилләрнең басма нөсхәсе күпләп нәшер ителә. Татарлар өчен өйләрендә ишек өстенә дога сүзләре язылган шамаил элү, яки аны башка бер урында тоту үзе бер гореф-гадәт. Шәмаил – татар йортын явыз көчләрдән саклап, иминлек теләп торучы атрибутика. Изге Коръән аятьләре, сүрәләр язылган шамаилләр элек-электән татар өйләрен бизәп, нур биреп торган. Без күбебез аларны, уку түгел, аларда ни язылганын да төгәл әйтеп бирә алмыйбыз, ләкин, беркайчан да шәмаилләрне киштә артына да тыгып куймыйлар. ташларга да ярамый. Татарларда, гомумән, гарәп язуына генетик планда сакчыл караш яши, аны изге әйбергә саныйлар. Ул Алланың барлыгын һәм берлеген искә төшереп торучы рухи терәк. Коръән сүзләре язылганга күрә шамаилләрнең кадере зур. Тагын алар борынгы заманнардан бирле татар халкының рухи байлыгын күрсәтеп торучы сәнгать әсәрләре буларак та югары бәяләнә һәм халык арасында киң таралыш ала. Бүгенге заманда да әлеге төр сәнгать әсәрләрен тудыручыларның эшләренә сокланабыз. Алар бик күп, төрле стильдә, басма һәм пыялага фольга белән ясау рәвешендәме, кәгазьдә ясалган шамаилләр, милли бизәкләр төшереп ясаган, тукымада чигелгән, төрле формада, төрле каллиграфиядә. “Шамаил ясаучы кеше язу кагыйдәләрен белергә, сабыр булырга тиеш. Шулай ук яхшы язу әсбаплары булу, төгәл язу, кулның эшкә, язуга ияләнгән булуы да шарт.”-дип сүзен раслап, әңгәмәбезне әлеге күргәзмәнең оешуы, максаты, үзенең теләкләре турында аңлатмалар биреп дәвам итте, шамаилләр өлкәсендә эшләүче галим, әлеге теманы яктырткан берничә китап авторы һәм талантлы рәссам-каллиграфларның берсе — Рөстәм Шәмсутов.
Шамаил – татар халкы рухи мирасының аерылгысыз өлеше саналучы борынгы мөселман коллиграфия сәнгате, буыннардан буыннарга күчкән күңел догасы. Шамаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм ныгыту, үстерү максатыннын төрледән –төрле күргәзмәләр оештыручыларның тагын берсе, әлеге күргәзмәнең кураторы- Динә Әхмәтова.
Әлеге күргәзмә Казан, Чаллы, Түбән Новгород, Саранск, Чебаксар, Уфа, Мәскәү шәһәрләрендә иҗат ителгән, татар халкының милли йөзен чагылдырган җимешләрен тәкъдим итә. Борынгы бабаларыбызның күңел дөньясын, рухи байлыгын чагылдырган шамаилләрне өйрәнү бик кызык. Татарларда киң таралган шамаил сәнгатенең һәм гарәп каллиграфиясенең традицияләрен торгызу һәм аның матур үрнәкләрен пропагандалау бүгенге көндә дә әһәмиятле.
Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.