Бөтендөнья татар конгрессында татар милләтеннән булган беренче төрек генералы Шакир Яваев турында “Шакир-паша эзләреннән” дигән китап тәкъдим ителде. Документаль, фәнни басма хакында тулырак Ләлә Зәйнуллина сюжетында.
Пензада яшәүче милләттәшебез Фирдәвес Тумеркина үзенең ерак бабасы Шакир Яваев турында китап нәшер итте. Автор китапка язмаларны 30 ел буе туплый: архив материалларына, туганнарының истәлек- хатирәләренә нигезләнә.
Мөхәммәдшакир Яваев 1855 елда Пенза өлкәсе Качкару авылында мулла гаиләсендә туа. Җыйнак кына татар авылыннан булган Шакир әтисенең фатихасыннан башка Госманлы империясенә укырга китә. 1874-1878 елларда Төркиядә укып, шунда яшәп кала. Киләчәктә талантлы гаскәри Госманлы империясе генералы дәрәҗәсенә ирешә.
43 бүлектән торган китап татар эшлеклесенең язмышын күрсәтә.
Дөньяның төрле төбәкләренә сибелгән милләттәшләребезнең язмышы катлаулы, әмма уникаль. Аларның тормышы һәм эшчәнлеге турында әлегә ныклап өйрәнелмәгән.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллинн. Татарстан яңалыклары.