Ул саф чишмә кебек үз юлыннан акты да акты. Тын гына, тыйнак кына.
Тумышы белән ул Актаныш районың Иске Балтач авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Шуңа күрә ул татар җәмәгатьчелегенә журналист буларак та , шагыйрә буларак та таныш. Фәйрүзә Мөслимова Озак еллар «Ялкын» журналында эшләп, балалар һәм үсмерләрнең дустына, сердәшенә әйләнгән шагыйрә.
Аның шигырьләре басылган беренче җыентык Бер тауда ун чишмә дип атала. Аннан Ярату яралары, Апрель кары, Алтын йозак, һәм башка китаплары басыла. Бүләк, Татарча Әлифбалары да балалар өчен тансык бүләк. Фәйрүзә апа шулай ук беренчеләрдән булып «Крокодил Гена и его друзья» повестен татарчага тәрҗемә итүче дә.
Һәр чишмәнең үз йөрәк тибеше, үз моңы, үз җыры дибез. Җыр дигәннән Фәйрүзә паның дистәгә якын җыры бар. Аларны Зиннур Гыйбадуллин Луиза Батыр Болгари, Мәсхүдә Шәмсетдинова кебек күренекле композиторлар көйгә салган.
Фәйрүзә апаны чишмәгә тиңләвебезнең тагын бер сәбәбе – аның бары тик кешеләрнең яхшы якларын гына күрә белгән, ярдәмгә , булышырга әзер торган изге күңеле. Изге күңелле булырга, таш белән атучыларга да аш белән җавап бирергә балалары Илдар белән Диләрәгә дә, оныкларына да өйрәтте.
Фәйрүзә апа үзе арабыздан китсә дә саф сулы чишмәгә тиң иҗаты , китаплары рухи мирасыбыз. Кыяр-кыймас кына үз серләрен шигырьләре аша чагылдырган Фәйрүзә Мөслимованың иҗатында яңа ачышларга да тап булырбыз әле.