2022 елның январь ае күркәм даталарга бик бай. Яңа ел башында ук матур бәйрәм, туган көн бәйрәме.
1952 елның 1 гыйнварында Әлки районы Түбән Әлки авылында булачак саллы артистыбыз — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов дөньяга килә. Юбилей тамашасын безнең коллегабыз Фәннур Хәсәнов тә күреп кайтты.
Үзенең 70 яшлек юбилеен яраткан артистыбыз озак еллар хезмәт иткән Гәлиәскәр Камал театры бинасында, үз өендә, яраткан, якын кешеләре белән дустанә мөнәсәбәттә аралашып, яшьлек елларын искә төшереп башлап җибәрде. Дөресрәге аның яшьлеген уйнадылар.
Ул көннәрдән бүгенгәчә бик күп еллар узган! Әсхәт Хисмәт бу вакыт эчендә көчле һәм моңлы тавышы белән йөрәкләргә үтеп керде, төрле холыклы образларны гәүдәләндереп, берүзе бер спектакль куярлык талантлы актер булуына даими инандырып, шаккатырып торды һәм әле дә сокландыра, уйландыра, моң дәрьясына сала, боек күңелләрне уята, яктырта, илһамландыра. Шуңа дәүләтебез дә, Әлки районы җитәкчелеге дә, Әлки районы “Якташлар” җәмгыяте дә юбилее уңаеннан яраткан артистыбызны бик зурлап котлады, медальләр тактылар, рәхмәт хатлары укыдылар: Изге теләкләр, тәбрикләүләр, бүләкләр тапшырдылар.
Искә төшереп үтү урынлы булыр, Әсхәт Әсәдулла улы Хисмәтов Казан театр училищесын тәмамлап Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Сәхнә ягымлыгы белән аерылып торган, музыкаль геройларны һәм төрле характердагы рольләрдә уйнаучы артист.
Әсхәт Хисмәтнең тагын бер күркәм шөгеле — матур итеп җырлау сәләте бар. Ул балачактан җырчы булырга хыяллана. Илһам Шакиров иҗатына гашыйк булып үсә. Аның бөтен репертуарын өйрәнеп, җырлап йөри, механик , төзүче эше белән параллель рәвештә үзешчән сәнгать осталары клубына вокал һәм драма түгәрәгенә йөри, студентлар белән спектакльләрдә катнаша. Шуннан башлап, күмәк сәхнәләрдә катнаша башлаганнан санасаң ярты гасырга якын ел театрда хезмәт итә.
Яраткан артистыбызны котларга дип сәхнәдәшләре, якын дуслары, туганнары һәм бик күп санлы тамашачылары җыелган иде. Матур хисләр, матур җырлар, көчле алкышлар кичә буе яңгырап торды. Без дә яраткан тамашачыларыбыз исеменнән бөек артистыбызга иҗат юлының саекмавын телибез.
Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.