“Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау” елында гореф-гадәтләрне, йола–бәйрәмнрне уздыру аеруча күмәк төс алды. Быел илебезнең 58 төбәгендә һәм дөньяның 35 илендә Сабан туе үткәрелде. Бу әлбәттә беренче чиратта Татарстан Републикасы җитәкчелеге ярдәме белән башкарыла. Тулырак Мөршидә Җиһан язмасында.
Тарихтан шулай килеп чыккан: татарларның берләшүе өчен җаваплылык хәзерге Татарстанга йөкләнгән дип язган иде Рөстәм Миңнеханов халыкка юлланган Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч дип исемләгән мәкаләсендә. Чыннан да дөнья буйлап сибелеп яшәгән татрларның кыйбласы Казан. Ә татарлар яшәгән төбәкләрдә Татарстан кунаклары иң кадерлесе.
Нәкъ шуный кадерле кунак итеп көтеп алдыр Татарстан Президентын Такташ якташлары. XII бөтенроссия авыл Сабантуе быел Мордовия Республикасының Аксеново авылында узды.
Мордовия башлыгы Артем Здунов Сабан туена әзерлекне Мөслимдә күреп кайткач ук башлаган. Нәтиҗәсе күз алдында.
Милли бәйрәм Россиянең 24 төбәген берләштергән. Иң зур делегация Татарстаннан.
Сабан туеның купшы итеп оешытырулын, аеруча аның милләтара дуслыкны арттырудагы ролен Мәскәү кунагы да искәртте.
Мордовия “Якташлар” татар милли-мәдәни мохтарияте ачылганга 30 ел узып киткән. Бу төбәкнең атаклы «Умырзая» ансамбле дә яшь буынга тәрбия бирүдә үрнәк. Әнә бит милли мохитта үскән балалар ничек оста итеп президентка сорау бирә.
Татарстан делегациясен татар мәдәни үзәкләре эше белән мордовия башлыгы шәхсән үзе таныштырып йөрде. Мордовия җитәкчелеге төбәктә яшәүче барлык халыкларның гореф-гадәтләренә һәм йолаларына зур хөрмәт белән карый. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә ярдәм күрсәткәннәре, татар халкына һәм диненә сак карашлары өчен рәхмәт белдерде.
Быел илебезнең 58 төбәгендә һәм дөньяның 35 илендә сабан туе бәйрәм ителде. Шул исәптән 144 мең татар яшәгән Свердловск өлкәсендә дә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердловск өлкәсе Губернаторы Евгений Куйвашев XV өлкә Сабантуй бәйрәмендә катнашты.
Бәйрәм башланыр алдыннан 2024 елга кадәр Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасындагы Килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды. Бу – уртак эшнең юл картасы. Свердловск өлкәсендә бу эшне җайга салу Татарстан Вәкиллегенә йөкләнә. Свердловск өлкәсе – безнең стратегик партнерыбыз. Безнең төбәкләрнең үзара продукция һәм хезмәт күрсәтү күләмнәре югары. Без йөк автомобильләре, автобуслар, шиннар, химия продукциясе белән тәэмин итәбез. Номенклатураны киңәйтергә әзер», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты очрашу барышында. Әлеге төбәктә, төгәлрәге Екатеринбургта шушы көннәрдә «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе ачылды.
Татарстан Республикасының үз стенды гадәттәгечә оештырылган. Сәнәгать потенциалын КАМАЗ, Татэнерго, РариТЭК Холдинг, Химград кебек эре компанияләр тәкъдим итә. Күргәзмә барышында Рөстәм Миңнехановның берничә эшлекле очрашуы булды. Пермь крае Губернаторы Дмитрий Махонин, Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән күреште һәм хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре билгеләнде.
Мөршидә Җиһан. Татарстан яңалыклары.