“Кыр казлары артыннан…” Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булып узды. Биредә Татар театрының якты йолдызы Исламия Мәхмүтованың тормыш юлы да сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Мәшһүр актриса кына түгел, драматург та бит ул. Кичә Исламия ханым үзе язган драма әсәрләреннән өзекләр белән үрелеп барды.
“Очарга дип талпынам, хыялыма китәр идем, кыр казлары артыннан…” Яраткан артисткабыз Исламия Мәхмүтова арабыздан киткәнгә инде 4 ел булды. Тамашачылар моны һаман да авыр кичерә икән.
Театрга 55 ел гомерен багышлаган ул. Исламия Мәхмүтова Татарстанның атаклы артистларыннан берсе. Аның 80 еллыгына багышлап Тинчурин театрында артистканың тормыш юлы сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Сценарий авторы — Илфак Хафизов.
Кечкенәдән бик шук, елгыр, оялуны да, куркуны да белми торган авыл кызы була ул. 19 яшьлек Исламиянең күчмә театрга ничек килеп эләгүен Резедә Сәләхова бик килешле итеп уйнады.
Театр Исламия ханымны булачак ире белән очраштыра. Хәлил Мәхмүтов белән туйлары да Кремльдә уза аларның.
Алма агачыннан ерак төшми. Кызлары Ләйсән Мәхмүтова – җырчы, киноактриса, ә Лилия Мәхмүтова әнисе кебек тормышын Тинчурин театры белән бәйләгән. Ләйсән Мәхмүтова балачагының гастрольләрдә йөреп узуы турында сөйләде.
Тинчурин театрына килгән кунаклар Исламия Мәхмүтованың спектакльләрдә кигән костюмнарын да күрә алалар.
Алар театр музеенан китерелгән. Артистның кызлары өйдән алып килгән уникаль костюмнар да бар.
Актриса гына түгел, талантлы режиссер, драматург, оста комедияләр иҗат итүче.
Кичәдә Исламия ханымның «Мәхәббәт чишмәсе», «Син бит минем бергенәм», «Аты барның – дәрте бар» һәм башка күп кенә спектакльләрдән өзекләр куелды.
Миләүшә Гыйльфанова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.