“Сөембикә” журналы безнең милләтнең тарихы һәм киләчәге. Еллар чылбыры бәйләнешен чагылдырып башкаланың «Татмедиа» бинасы янындагы скверда «Сөембикә» журналы әзерләгән «Тышлыкта – кызлар елмая» дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмәнең төп геройлары белән Ләлә Зәйнуллина аралашып кайтты.
Күргәзмәдә “Азат хатын” журналының төрле елларда дөнья күргән тышлыклары тәкъдим ителә. Геройлар шулкадәр төрле: төзүче, укытучы, терлекче, хәрби хезмәткәр, СССРның Югары Советы депутаты, Хезмәт Герое, Олимпия чемпионы. Аларның һәркайсы янында тукталасы, аның күңелендәге уй-гамьнәргә кагыласы килә.
Кайчандыр «Азат хатын» тышлыгында чыккан ханымнарны эзләп табу редакциянең күптәнге хыялы була.
Әлеге күргәзмә үрнәгендә Хатын-кыз ның асылы, тормыш кыйммәтләре чагыла.
«Тышлыкта – кызлар елмая» күргәзмәсенең төп геройлары – бүген безнең арада. «Азат хатын»ның 1976 елның апрель саны укучылары кулына «Оргсинтез» берләшмәсенең тәүге хезмәткәре Гөлсинә Җантимерова фотосы төшкән тышлык белән барып керә. Япь-яшь ханым, ә үзе инде Социалистик Хезмәт Герое!
Бүгенге чарада катнашучы Наилә Гыйләҗева Фехтование буенча унике тапкыр СССР чемпионы, СССР җыелма командасы составында дөнья чемпионы.
Фәнүсә Кадыйрова Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында 40 ел эшли Ул карабодайның 16 яңа сортын чыгаручы!
«Сөембикә» тышлыгын бизәгән хатын-кызларның һәрберсе үрнәк. Дөньяны яратып, барысына өлгерергә тырышып яши алар.
Ләлә Зәйнуллина, Альберт Сафиуллин. Татарстан яңалыклары.