Бүген 22 ноябрьдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, профессор Зөләйха Хисмәтуллинага 100 яшь тулган булыр иде. Республиказыда аның 100 еллык юбилее уңаенан искә алу концертлары узды. Әйтергә кирәк, күп кенә композиторлар үз музыкаль әсәрләрен Зөләйха Хисмәтуллинага махсус багышлап иҗат иткәннәр. Күренекле артистка турында безнең киләсе язмада.