Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Республиканың Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 85 еллыгы уңаеннан ”Безгә- 85” дип исемләнгән бәйрәм концерты үтте. 1937 елда оештырылган Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле – уникаль коллектив. Аның репертуарында татар халкының миллитрадицияләре саклана һәм пропагандалана. 85 ел эчендә 50 артыкуникаль программа, күп санлы аерым номерлар һәм композицияләр булдырылган. Бәйрәм концертын Фәннур Хәсәнов һәм Владимир Юрков та күреп кайтты.
1937 елда оештырылган Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле – уникаль коллектив. Аның репертуарында татар халкының милли традицияләре саклана һәм пропагандалана. 85 ел эчендә 50дән артык уникаль программа, күпсанлы аерым номерлар һәм үзенчәлекле композицияләр булдырылган. Әлеге коллектив сәхнәдә берьюлы дүрт сәнгать юнәлешен күрсәтә: музыка, бию, җыр һәм костюм.
Ансамбльнең иҗади йөзен формалаштыру эшендә күренекле фольклорчылар, композиторлар, балетмейстерлар, рәссамнар, язучылар катнаша. Күп гасырлар яшәп килгән музыка, җыр, бию һәм әкият, бәетләргә нигезләнеп тудырылган чын нәфис вокаль-хореографик композицияләр ансамбльнең әле дә сыналган юлдашлары булып тора. Бик күп тамашаларның геройлары бүген залда, алар ветеран артистлар. Аларга бүген дан һәм хөрмәт.
Әлеге тамашаны буыннар алмашуы, буыннар бәйләнеше, дип тә атап булыр иде. Чөнки ансамбль коллективы һәрвакыт яшь талантлар белән тулыланып тора.Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршында эшләп килүче балалар вокаль-хореография студиясендә тәрбияләнүчеләр дә, ансамбльнең дәвамчылары, үз иҗатларын тәкъдим итте. Әйтеп үтү урынлы булыр, хәзерге вакытта студиядә 5 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге 50гә якын бала шөгыльләнә.
Тамашачылар 30дан артык концерт номерын күреп хозурландылар. Ансамбльнең дистәдән артык артистлары мактаулы исемнәр, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Фәннур Хәсәнов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.