Татар җәмәгатьчелеге Казанның Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшинны искә алды.Баянчы турындагы хатирәләр,аның мирасын мәңгеләштерү турында алдагы язмада.
Коръән ашы Әл-Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтаховның вәгазе һәм Изге Коръән аятьләре белән үрелеп барды. Әлеге чараны Рәшит Ваһапова фонды һәм Түбән Новгород өлкәсе татарларының Казан якташлыгы рәисе Рифат Фәттахов фонды оештырды. Мәҗлескә күренекле сәнгать әһелләре, милли җәмәгатьчелек чакырылган.
Рамил Курамшин мәктәптән соң, Казан педагогия институтының музыка факультетына укырга керә, профессиональ баянчы булу теләге аны Казан музыка училищесына китерә. Музыка училищесы студенты буларак, милли татар көйләрен эшкәртү белән шөгыльләнә, инде танылган җырчылар Габдулла Рәхимкулов, Зифа Басыйровага кушыла. Училищены тәмамлаганнан соң, Татар дәүләт филармониясендә эшли. 20 елдан артык Илһам Шакиров бригадасында гармунчы булып эшли.
Рамил аганың “Эрбет” «Чәчтем бодай», «Бишле» бию, «Эрбет», «Җаек күгәрчене» кебек әсәрләре баянчылар арасында популярлык казана.
Рамилабыйныңгомерлек «дуслары» — легендарбаяннары. Үзләре зур, үзләре авыр. Легендар баянчыны сәхнәдә төз басып уйнавы, тамашачсына хөрмәте.
Рамил абый балачагын сагынып “кышын кар яуганда, абый белән урамга чыгып, йорт тирәсен чистартабыз. Ә көндез «Татарстан» радиосыннан концерт тыңларга өлгерер өчен эшне тиз бетерергә тырыша идек” дип искә алырга яраткан.
Рамил Курамшинның күпсанлы пьесалары музыка мәктәпләрендә, училищеларда, Казан консерваториясендә башкарыла, Арчада Республикакүләм аның исемендә баянчылар төбәкара конкурс уза.
Рамил абый гомеренең ахырына кадәр сәнгатькә хезмәт итте, халкының патриоты булды.
Әйе, китаплар да басылыр, бәйгеләр дә дәвам итәр, сыннары да калкыр. Иң мөһиме җырларын яшьләр дәвам итсен. Аның бәяләп бетергесез мирасы милләтебезнең алтын баганасы. Талант ияләренең иҗаты мәңгелек.
Ләлә Зәйнуллина, Ленар Хәбибуллин. Татарстан яңалыклары.