Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар фәнни, педагогик һәм иҗади зыялылар вәкилләре белән очрашты. Туган тел көне уңаеннан оештырылган истәлекле очрашудан Мөршидә Җиһан репортажы.
Татар зыялылары белән очрашу «Мирасханә» үзәгеннән башланды. Татарстан Рәисе төрки-татар халкының беренче рәсемле кульязмалардан алып бүгенге көнгә кадәр булган милли мирас белән танышты. Моннан тыш Рөстәм Миңнехановка гарәп хәрефләре белән бастырылган борынгы татар телендәге текстларны хәзерге заман имлясына күчерү ысулы күрсәтелде. Ул ысул махсус «Miras-Tat» программасына нигезләнгән һәм Татарстан Республикасында җитештерелгән интеллектуаль милек буларак Федераль күләмдә патент теркәве узган.
Татарстан рәисе эшне җиңеләйтү өчен тагын бер сканер бирү мөмкинлеген әйтсә дә, әлегә ихтыяҗ юк чөнки мондый четрекле эштә ашыгып булмый дип аңалатты белегечләр.
«Европа цивилизациясе язу тарихы» белән бәйле проект аны колачлаучы интернет-порталын булдыруга нигезләнгән. Нәтиҗәдә , гарәп телендәге кулъязмалар бердәм мәгълүмат үзәгенә туплана дип белдерде аны тәкъдим итүче Фәннәр Академиясе вәкилләре.
Манеж залында дәвам иткән аралашуда Татарстан Рәисе , иң әүвәл , республикада татар телен, милли традицияләрен һәм мәдәниятен саклауга зур игътибар бирелүен искәртеп Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары җитәкчелегендәге махсус Комиссия эшенә югары бәя бирде. Шәхсән Марат Әхмәтовка рәхмәтләрен җиткерде. Аннан зыялылыр тарафыннан тәкъдимнәр кертелде.
Вакыты җитмәсә дә бүгеннән үк Кол Галинең тууына 850 ел тулуны бәйрәм итү, Татарстан галимнәренә багышланган интерактив музей ачу, чит төбәктәге туган тел укытучылары оешмасын төзү мөһимлеге турында тәкъдимнәре дә кертелде.
Тәкъдимнәрдән тыш. Рәис програмалары аша башкарылган ярдәм өчен рәхмәт әйтүчеләр дә булды.
Татарстан өчен егермедән артык диссертация яклануы шуның 12 се доктор дәрәҗәсе алу зур күрсәткеч.
Этнология, визуаль антропология, татар костюмы белән бәйле фәнни тикшеренүләр алып баручы галимә , Динә гатина-Шәфыйкова этник төркем үзенчәлекләре аша милли киемебезне барлау өчен заманча аңлатмалы фотоальбомнар ясарга зарурлыгын сөйләлде. Әлеге фикерне хуплап милли киемне популялаштыруда Сабан туен искә алды.
Дөрес сүзгә җавап юк. Милли киемне сандыкка бикләп, татар телен кухняга кайтарып , милли үзаңны да, халык санын да арттырып булмый. Аны менә шушындый эшлекле тәкъдимнәр һәм аларны чынга ашырып кына хәл итәргә мөмкин.
Киңәшле эш таркалмас. Татар зыялыларының Татарстан Рәисе белән күзгә-күз аралашып милли мирасыбызны саклау һәм үстерү мәсьләләрен барлавы бигрәк тә аның чишү юлларын тәкүдим итү ким дигәндә киләчәккә өмет һәм ышаныч уята.
Мөршидә Җиһан, Дамир Мөхәммәтханов Татарстан яңалыклары.