Шушы көннәрдә Питрәч районы Күн авылында бар гомерләрен Камал театрына багышлаган шәхесләр Раушания Юкачева җирләнгән урынга кабер ташы куелды, ә авыл мәдәният йортына Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Хафиз исеме бирелде. Тулырак Питрәч раойнынннан Ләлә Зәйнуллина репортажы.
Раушания Юкачева кабере яныны туганнары, бер төркем Камал театры артистлары, хезмәттәшләре, авылдашлары җыелган. Рухына дога кылып, аның турында истәлекләрне яңарталар. Кабер ташына Лена Шакирҗанның шигырь юллары уелып язылган.
Вакыт дәва, яраларны дәвалый диләр. Әмма Раушания Юкачеваны югалту ярасы йөрәкне әле дә сызлата Ул тамашачыларга “Казан егетләре”, “Гөргөри кияүләре”, “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакләләре аша таныш. Ул 40 ел сәхнәдә 30дан артык роль башкара .
Күн авылы мәдәният йорты хәзер Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов исемен йөртәчәк.
Якташлары әлеге вакыйга белән бик горурлана. Айдар Хафизовның башкарган 80нән артык роле, педагог һәм режиссёр буларак кылган гамәлләре халык хәтерендә саклана.
Мәдәният йортында урнашкан музейда аның турында мәгълумат тупланган. Артист, режиссер Айдар Хафизов 50 ел гомерен театр сәнгатенә багышлаган. Ул татар театры тарихында актер буларак калса, татар әдәбияты тарихында әдәби-музыкаль кичәләр режиссеры булып кереп калган шәхес.
Камал театры артистлары хезмәттәшләре истәлегенә концерт та оештырган. Аны карарга Мәдәният йортына барлык авыл халкы җыелган.
Туган як үлгәннәрнең каберен дә, кадерен дә әнә шулай изге ядкарь итеп саклый.
Ләлә Зәйнуллина, Фәрит Җәләли. Татарстан яңалыклары өчен Питрәч районыннан.