«Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме белән «Җыен» татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү төбәк хәйрия иҗтимагый фонды тарафыннан нәшер ителгән «Шәхесләребез» сериясендәге китаплар тәкъдир ителде. Тулырак алдагы язмада.
Ул көнне Әлмәтнең Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия базасы милли бәйрәм рухына күмелде. Әлеге чара бик күп язучыларны, фән эшлеклеләрен, педагоглар, өлкән сыйныф укучыларын, иҗтимагый оешма вәкилләрен бергә җыйды. “Шәхесләребез” сериясендә нәшер ителгән китаплар татар телен, тарихын һәм мәдәниятен саклау өчен бик мөһим. 2024нче ел «шәхесләр елы»
«Җыен» иҗтимагый фонды 1989 елда оештырылган. «Шәхесләребез” китаплар сериясе укучыларны бөек кешеләрнең тормышы, эшчәнлеге турындагы фәнни-популяр басмалар белән таныштыра. Бу вакыт эчендә 100 дән артык исемдәге китаплар басылган. «Татнефть» компаниясе финанс ярдәме белән гомуми тиражы 37 меңнән артык булган 26 исемдәге китап бастырылган.
Әлеге хезмәтләр яңа ачышларга илһамландыра һәр кешедә үз халкы өчен горурлык уята, буыннар арасындагы багланышларны ныгыта.
Ләлә Зәйнуллина, Ләйсән Галиева. Татарстан яңалыклары өчен Әлмәт районыннан.