Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма театрында “Татар классик музыкасы җәүһәрләре” дип аталган концерт цикллары башланды. Тулырак мәгълүмат Искәндәр Гыймалтдинов репортажында.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының камера оркестры Салих Сәйдәшевның 120 еллыгына һәм Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышлап концертлар циклын тәкъдим итә.
Җырчылар арасында Тинчурин театрының актерлары да катнашты. Әйтик инде, үзләрен яңа юнәлештә сынап карадылар.
Әлеге концертларның иң мөһим тематик юнәлеше – татар профессионал музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшевнең әсәрләрен кабат халыкка кайтару һәм популярлаштыру.
Салих Сәйдәшевнең әсәрләреннән тыш классик һәм бүгенге көн композиторларның әсәрләре яңгырады.
Концертлар циклы бишенче декабрьгә кадәр дәвам итә. Бер ай дәвамында Кәрим Тинчурин исемендәге театрда гасырлар чиген үткән көйләр яңгырап торачак.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.