Яңа китап-яңа ачыш. «Татмедиа»ның «Әдәби кафе»сында шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевның ике яңа китабы тәкдим ителде.
Марсель Галиев төрле жанрда иҗат итә. Аның Су буеннан әнкәй кайтып килә шигыре халык күңеленә сәйлән булып үрелә. Ул халкыбызның язмышы, тарихы, мәдәнияты, хәтта мәзәге турында фәлсәфи фикер йөртүче әдип. Яңа гына табадан төшкән җыентыкка язучының тәрҗемә әсәрләре туплап бирелгән.
«Чытырманлыкта» китабында Максим Горький һәм Александра Фуксның рус язучылары турындагы истәлекләре яктыртыла. Шулай ук дөнья әдәбиятының алтын фондына кергән язмалар.
«Чытырманлыкта» хикәя-новелласы, татарларны үз иткән алман галиме Карл Фуксның халкыбызның көнкүреше, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре турындагы хезмәте урын алган. Чыңгыз хан турындагы язмалары, испанлы сәяхәтнамәсе дә бар.
«Сүзләрдән — сәйләннәр» китабына төрле елларда иҗат ителгән гыйбрәтле сүз-әйтемнәр, мәкальләр туплап бирелә.
Яңа басма Татарстан китап нәшриятында басылган. Ул китапханәләргә таратыла.
Ләлә Зәйнуллина. Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.