Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, халкыбызның яраткан артисты Наилә Хәким кызы Гәрәева вафат булды. Артистка белән хушлашу мәрәсиме Мәрдҗәни мәчетендә узды. Тулырак, хәбәрчебез видеоязмасында.
Наилә Гәрәева бөтен тормышын театрга багышлаган искиткеч талантлы шәхес, татар театрына 60 елдан артык фидакарь хезмәт иткән сирәк артистларның берсе.
Наилә Хәким кызы Гәрәева 1940 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Василий Иванович Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Галиаскар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасына эшкә кабул ителә. «Беренче мәхәббәт» әсәрендә Камал театрының бөек шәхесләре белән беррәттән сәхнәгә беренче тапкыр чыга һәм барлык тамашачының мәхәббәтен яулап ала һәм тиз арада ул татар яшьләренең кумирына, иң яраткан, иң популяр артисткасына әверелә.
Әсәл ролендә Наилә Гәрәеваның таланты бөтен гүзәллеге, нәфислеге, шигъри матурлыгы белән ачыла. Әлеге образы өчен актриса 1967 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Наилә Хәким кызы шулай ук театр педагогикасы өлкәсендә фидакарь хезмәт итте. Чирек гасырдан артык ул Казан дәүләт мәдәният институтында һәм Казан Театр училищесында республикабыз һәм илебез күләмендә иҗади кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертте.
Наилә Гәрәеваның иҗат репертуарында татар, рус, чит ил авторлары әсәрләрендә уйналган 100дән артык образ бар. Ул тудырган образлар театр сәнгате күгендә якты маяк булып, халкыбыз күңелендә лаеклы урын алдылар.
Фәннур Хәсәнов, Альберт Сәфиуллин Татарстан яңалыклары.