2022 елның 15 нче октябреннән V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелгән иде. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау 2020 – 2023 еллар» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Әлеге чарадан үз хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов репортажы.
Россия Федерациясенең 38 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзәрбәйҗан, Беларусь Республикасы, Болгария, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан) Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 5 ноябренә кадәр, барлыгы 40 меңнән артык гариза кабул ителде.Быел шигырьләр 23 телдә яңгырады. Беренче тапкыр чечен, серб һәм япон телләрендә эшләр каралды.
Искә төшереп үтү урынлы булыр Бәйге ел саен сөйләм үсеше һәм нәфис сүз белән кызыксыну, шигъри сүзнең матурлыгын һәм аһәңен тоя белү максатыннан үткәрелә. Бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигьрият сөючеләр арасында үткәрелә.
Финалга 836 катнашучы узды. Жюри карары нигезендә бәйгенең җиңүчеләре билгеләнде.
Фәннур Хәсәнов, Ринат Сәхипгәрәев, татарстан яңалыклары.