2 нче, 3 нче февраль көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган ачык турнир булып узды. Әлеге чарада үз хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов та булып кайтты.Тамашаның матур мизгелләре алдагы видеоязмада.
Республика күләм бәйгеләрнең матур традициясен дәвам итеп, тамаша алдагы елларга нәтиҗә, йомгаклау сүзләре, көрәшчеләргә уңышлар теләп башланып китте. Үткән турнирларда катнашып бүгенге көндә, мәхсус хәрби операциядә катнашучы көрәшче егетләрне искә алдылар. Исән-имин туган якларына кайтуларын теләп, бары тик көрәш мәйданында гына көч сынауларын теләделәр.
Чара бию, театральләштерелгән тамаша, Татарстанның танылган артистлары чыгышы белән дәвам итте. «Ватаным Татарстан» газетасы тарафыннан оештырылган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенчареспублика ярышларын тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы көрәш федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтов ачып җибәрде.
Милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәше- ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын,көдрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Татарча көрәш бүген халкыбызны дөньяга танытыр өчен дә, кемлегебезне күрсәтер өчен дә, дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче татараларыбызны берләштерү өчен дә хезмәт итә.
61 нче тапкыр үткәрелүче бәйгедә быел 42 командадан 350гә якын көрәшче катнашты. Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы бәйге иң дәрәҗәлесе. Көрәшчеләргә әзерләнгән приз фонды Татарстан беренчелегендә кебек. Беренче урын алган көрәшчеләргә 100 мең, икенче урынга – 70 мең, өченче урынга 50шәр мең күләмендә акчалата бүләк каралган.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.