Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында, планлаштырылган чаралар арасында Әлфия Авзалова фестиваль-бәйгесе аерым урын алып тора. Шушы көннәрдә халыкара фестивальне сайлап алу турлары уза «Сәйдәш» мәдәният үзәгеннән Мөршидә Җиһан репортажы.
Ишектән килеп керүгә яңа заман таләпләре, куар код битлек, аннары гына түргә рәхим ит. Катнашучылар теркәлә, ә аннары чыгышка әзерләнә.
Әлфия Авзалова иҗатын дөньякүләм югарылыкта барлау, яшьләргә өйрәтү максатыннан оештырылган фестивальдә быел 370 кеше катнаша.Алар арасында җырчылар гына түгел нәфис сүз осталары да биючеләр дә, бар
Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестивальнең сайлап алу турын Нурия Хашимова ачып җибәрде.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкаручы директоры Нурия Хашимова
Конкурс шартлары буенча катнашучылар башкарасы әсәрне Әлфия авзалов репертуарыннан сайларга тиеш.
Сәйдә Мөхәммәтҗанова ике төрле номинациядә катнаша.
Шансын сынап карага килгән Шанс үзешчән ансамбле дә килгән. Алар әле күптән түгел генә Константиновка бистәсе мәдәният йорты каршанда оешкан.
Әлеге фестивальдә катнашучларга яикләүләр юк. Бары тик конкурс нигезләмәсе таләпләренә генә туры килсен ди оештыручы Зөлфия Нигъмәтҗанова.
Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова
Конкурс төнгә кадәр дәвам итте. Сәхнәдә чыгыш ясау тәмамлангач жюри әгъалары видеоязмалар аша җибәрелгән эшләргә бәя бирде .
Иртәгә лауреатлар исеме Әлфия Авзалова үзәгендә игълан ителә. Ә галА концерт 23 октябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында уздырыла.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.